Вопрос-ответ
- [31.05.2011]
Вопрос: не совсем вопрос, но, девочки, всем спасибо большое кто сегодня присутствовал. :))
Ответ:
О лицее / Гимны лицею
За 15 лет деятельности девичьего лицея № 80 города Набережные Челны Республики Татарстан известными поэтами и поэтессами родной республики посвящалось множество стихов лицею, ставших спустя годы гимнами результативному труду педагогов и воспитанниц.
Первый же гимн лицею родился в год открытия в 1995 году. Автор слов поэт и писатель Факил Сафин, музыка принадлежит любимому в нашем городе на Каме композитору-певцу, прекрасно исполняющему свои песни Ринату Гобайдуллину. Исполняемый легко и радостно, с любовью и вдохновенно - это Гимн лицею 1995 года Дуслык күпере (Мост дружбы).
 
Дуслык күпере (1995).
 
Факил Сафин сүзлəре,
Ринат Гобайдуллин музыкасы.
 
Ачылды белем йорты -
Татарстан – Төркия.
Минтимер абый да безнең
Тырышлыкка баш ия.
 
Кушымта:
Шəһри Чаллым - ак кала,
Син дуслыкка башкала.
Безгə сəлам юллап кала
Истанбул һəм Әнкара.
 
Ерак-ерактан сөйлəшə
Безнең якын дус теле.
Чик буйларына җитəргə
Әле кирəк рус теле.
 
Кушымта:
 
Зур юлларда адашмабыз
Алган белем – хəзинə !
Игелекле эшлəр өстəп
Яшисе иде илдə.
 
Кушымта:
 
Чаллы кызлар лицее (2000).
 
Клара Булатова сүзләре,
Рубис Зарипов көе.
 
 Яр Чаллыда яратылган
Татар – төрек лицее
Дөнья уку йорты диеп
Ил бәяли бит сине.
 
Безнең кызлар синдә укый
Илаһи бер дәрт белән:
Аңламак, белмәк, тәрәккый
Мәгърифәт, хикмәт белән.
 
Укучыны кеше итә
Бу җирлектә иң элек
Тәрбия һәм белем бирү
Иман белән үрелеп.
 
Синдә укып чыккан кызлар
Җиһанның нуры булсын.
Дөнья хатын-кызларының
Үрнәге булып торсын.

 

 

Яр Чаллыдагы кызлар (2002).
 
Клара Булатова сүзләре,
Рубис Зарипов көе.
 
Инсафлы һәм тәрбияле кызлар
Рәсми кәгазь алып кулына
Татар-төрек кызлар лицееннан
Чыга олы тормыш юлына.
 
Гасырдашы – дәвер яңарышы
Алга ишек ачкан бер вакыт.
Яр Чаллыда кала Уку йорты
Хәер-дога белән озатып.
 
Бу заманча җирлек белем биргән
Милләтемнең тырыш кызлары
Ирешсеннәр теләгәннәренә,
Чын бәхетле булсын юллары.
 
Монда җыйган белем орлыклары
Уңдырышлы җиргә төшсеннәр,
Төбәк кенә түгел, дөнья өчен
Кирәклеләр булып үссеннәр. 

 

 

Лицеем (2005).
 
Энҗе Мөэминова сүзләре,
Ринат Гобәйдуллин көе.
 
Əнилəрнең мəхббəте
Безнең гомер юлдашы.
Чаллы кызлар лицеенда
Балкый күңел кояшы.
 
Кушымта:
Бөтен дөньяга тарала
Безнең бишек җырлары
Күңел кояшы нурлары -
Чаллы лицее кызлары.
 
Лицеебыз –Гөлбакчабыз,
Күңелне тартып тора.
Шуңа күрə торган саен
Мəхəббəт артып тора.
 
Кушымта:
 
Кызларыбыз төрле телдə
Оста итеп сөйлəшə.
И кирəкле кешесенə
“Дустым!”- диеп эндəшə.
 
Кушымта:
 
Лицей кызлары (2006).
 
Галиәхмәт Шаһи сүзләре,
Ринат Гобәйдуллин көе.
 
Чаллы кызлар лицее ул-
Тик кызлар өчен генә.
Малайларны без күрәбез
Иртән йә кичен генә.
 
Кушымта:
Өметләр белән түшәлгән
Кояшлы юлларыбыз,
Киләчәккә дәшеп тора
Иң дәртле җырларыбыз.
 
Һәр минуты исәпләнгән,
Көннәр үтә дәрестә.
Яшь вакытта укып калыйк,
Белем кирәк һәр эштә.
 
Кушымта:
 
Чаллы кызлар лицее ул -
Кызларның тел ачкычы.
Гади кирпечләрдән тора
Бөеклекнең баскычы.
 
Кушымта:
 

 

  
  
Есть такое мнение
ЛИЦЕЙ №80 - наш дом второй..
за тебя мы все горой..
не дадим тебя родной,
Ты держись- мы все с тобой!!
Айгуль А